Логотип «Мәйдан» журналы

Шигырь бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Казанда Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Шигырь бәйрәмендә игълан итте.Быел Тукай премиясе Камал театры артисты Дания Нуруллинага, Язучы Фак...

Казанда Тукай премиясе лауреатларын ТР Премьер министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Шигырь бәйрәмендә игълан итте.
Быел Тукай премиясе Камал театры артисты Дания Нуруллинага, Язучы Факил Сафинга һәм рәссам-график Григорий Эйдиновка бирелде.
Лауреатлар рәхмәтләрен җиткерделәр һәм халыкны бүгенге бәйрәм белән котладылар.
«Минем рус телендә чыгыш ясавым Тукайның барлык халыклар өчен бөек шәхес булуын раслый», - диде Григорий Эйдинов.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме башланып китте.
«Татар-информ» Шигырь бәйрәмен онлайн күрсәтә.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/26-04-2021/shigyr-b-yr-mend-tukay-premiyase-laureatlary-ig-lan-itelde-5821172

Комментарийлар