Логотип «Мәйдан» журналы

Сбербанк үз банкоматларыннан акча урлауның яңа төрен ачыклаган

Мошенниклар банкоматтан акчаны махсус шина ярдәмендә суыртып ала, дип хәбәр иткән Россия банкы рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.Аның сүзләренчә, әлеге drilled box дип аталучы тенденция биш-алты ай...

Мошенниклар банкоматтан акчаны махсус шина ярдәмендә суыртып ала, дип хәбәр иткән Россия банкы рәисе урынбасары Станислав Кузнецов.
izobrazhenie_382
Аның сүзләренчә, әлеге drilled box дип аталучы тенденция биш-алты ай элек барлыкка килгән. Мошенниклар банкоматта берничә тишек бораулый һәм махсус шина ярдәмендә аның эчендәге акчаны суыртып ала. Бу банкоматларның аерым бер билгеле төрләрендә генә башкарылуы хакында белдергән ул.
Куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән очракта 80 мең банкоматы булган Сбербанк әлеге банкоматларны җитештерүчеләр белән хезмәттәшлектән баш тартачак, дип тә кисәткән Кузнецов.

Комментарийлар