Логотип «Мәйдан» журналы

Коронавирустан саклану өчен перчатка кигәндә өч хата

Хәзер урамга резин перчатка, битлек киеп чыгу гадәте керде. Англиянең Сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте табибы Каран Рангараджан перчатка кигәндә була торган хаталарны әйткән. Бу турыда The Sun басмас...



Хәзер урамга резин перчатка, битлек киеп чыгу гадәте керде. Англиянең Сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте табибы Каран Рангараджан перчатка кигәндә була торган хаталарны әйткән. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.


perchatka-maska


Коронавирус пандемиясе вакытында кибеткә барганда күпләр резин перчатка кия. Ләкин перчатка кидем дә, вирустан сакландым дигән сүз түгел әле. Кешеләр кибеттә шул бер перчатка белән төрле өслекләргә орыналар. Шулай итеп перчаткада микроблар җыела.




Перчатка кулланганда төп хаталар:





  • перчатка кигән килеш биткә орыну,

  • перчатканы салганда, киелгән перчаткага ялан кул белән орыну,

  • перчатка кигәч, кулны юмасаң да ярый дип уйлау.












Табиб сүзләренчә, кулны яхшылап 20 секунд дәвамында юарга кирәк. Кулның учын да, өстен дә, бармаклар арасын да, тырнаклар астын да юыгыз. Аннары яхшылап сөртегез. Чөнки бактерияләр дымлы урында яхшырак үрчи.




Кулны бер тапкыр куллана торган сөлгегә сөртеп, сөлгене ташлау хәерле. Аннары кранны, раковинаны да яхшылап чистартыгыз.


 
«Интертат»

Комментарийлар