Логотип «Мәйдан» журналы

Сабыннан калган кисәкләрне ташламагыз — бакчада файдаланып була

Сабын калдыкларын бакчада файдалану ысуллары киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.Сыек ашламаСыек ашламалар үсемлек яфракларына, ботакларына яхшырак ябышсын өчен, аңа бераз сабын кушарга...

Сабын калдыкларын бакчада файдалану ысуллары киңәшләр сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.mylo
Сыек ашлама
Сыек ашламалар үсемлек яфракларына, ботакларына яхшырак ябышсын өчен, аңа бераз сабын кушарга кирәк. Угычтан уып вакланган сабын калдыгын ашламага кушып җибәрегез. Ун литр суга 1-2 кашык сабын кирәк.
Үзе сабынлана торган губка
Савыт-саба юа торган губкага гел юу чарасы салып тормас өчен, үзе сабынлана торган итеп ясап була. Сабын калдыгын берничә кисәккә бүлегез, губкада тишекләр ясагыз һәм сабын калдыкларын шунда тыгып куегыз. Тирәнрәк куйсаң, яхшырак, сабын кисәкләре чыгып китмәсен. Кирәк чакта, сабынны кул белән кыскалыйсың да, савытларны юасың.
Көя күбәләгенә каршы чара
Шкафларга көя күбәләге ияләшмәсен өчен, киштәләргә сабын кисәкләре куеп чыгыгыз. Көягә каршы җиләк исле яки хуҗалык сабыны куярга киңәш ителә. Сабын әйберләрдәге «иске» исне дә бетерә. Шулай да артык әйберләрне чыгарып ташлау хәерле, аларга сабын белән ис кертеп торасы түгел.
Тырнак астына пычрак тулмасын өчен
Бакчада эшләгәч, маникюр бозылып бетмәсен өчен сабын калдыклары ярдәм итәр. Эшли башлаганчы ук тырнак асларына сабын тутырыгыз. Аннары эш беткәч, сабынны юып төшерерсез.
Кул юар өчен капрон оекбаш
Сабын калдыклары бер капрон оекбашка тутырыгыз һәм юынгыч янына элеп куегыз. Мондый сабын гел чиста торыр, аңа бакча туфрагы, яфраклар ябышмас. Бакчада эшләгәч, оекбаш эчендәге сабын белән кулны юарга була.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар