Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Саксония килешүе хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирәчәк

Татарстан һәм Саксония арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төбәкләр арасында элемтәне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк һәм Россия-Германия мөнәсәбәтләрен н...

Татарстан һәм Саксония арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төбәкләр арасында элемтәне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк һәм Россия-Германия мөнәсәбәтләрен ныгытачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Михаил Кречмер белән очрашу нәтиҗәләре буенча шул хакта әйтте.
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Саксония килешүе хезмәттәшлекне үстерүгә этәргеч бирәчәк
«Федераль дәрәҗәдә аерым мәсьәләләр буенча төрле позицияләр булганда, төбәкара хезмәттәшлек безгә мөнәсәбәтләрне сакларга, бизнес үсешенә, мәдәни һәм мәгариф элемтәләрен ныгытырга ярдәм итә дип саныйм», - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Саксония белән хезмәттәшлек итүдә бай тәҗрибәсе барлыгын искәртте.
Бүген Татарстан-Саксония эш төркеме эшли. Татарстан делегациясе Лейпциг ярминкәсе эшендә катнаша. Саксония партнерлары белән берничә юнәлеш: машина төзелеше комплексында, нефть химиясендә, энергетикада яхшы элемтәләр бар. Югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Визит делегации Республики Татарстан <br>во главе с Президентом Республики Татарстан <br>Р.Н. Миннихановым <br>в Федеративную Республику Германия, г. Дрезден
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Германия - Россия Федерациясенең һәм аерым алганда Татарстанның стратегик партнеры. Германия белән Татарстан арасында үзара товар әйләнеше күләме 2 млрд долларга җитте.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин Германия белән төбәкара багланышларга бик уңай каравын әйтте.
«Бүгенге сәфәребез бик мөһим. Татарстанның Саксония белән тарихи яктан яхшы элемтәләре урнашты. Без Сезне безнең республикада Россиягә сәфәрегез кысаларында күрергә чын күңелдән шат булачакбыз», - диде ул Премьер-министрга. Михаэль Кречмер Рөстәм Миңнехановка Дрезденга визиты өчен рәхмәт белдерде.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181196/

Комментарийлар