Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов композитор София Гобәйдуллинаны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

Бүген, 3 ноябрь көнне, Казан Кремлендә башкаланың мактаулы гражданы, композитор, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе София Гобәйдуллинаны бүләкләү тантанасы булды.Фото: www.instagram....

Бүген, 3 ноябрь көнне, Казан Кремлендә башкаланың мактаулы гражданы, композитор, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе София Гобәйдуллинаны бүләкләү тантанасы булды.
f61d2475cd4d00ae
Фото: www.instagram.com/rusminnikhanov
"Дуслык" орденын аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әлеге бүләк композиторга музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык иҗат эшчәнлеге өчен бирелде.

"Без Сезнең белән горурланабыз! Татарстан, барлык Татарстанның халкы! Сез тарихка үз фамилиягезне алтын хәрефләр белән язып куйдыгыз. Сезнең әсәрләрегез бәһасез!" – диде Рөстәм Миңнеханов бүләкне тапшыру барышында. Шулай ук Президент София Гобәйдуллинаны күптән түгел генә узган юбилее белән котлады.
Бүген кич Казан ратушасында Те salutant, Sofia! («Приветствую тебя, София») юбилей фестивале узачак. Анда София Гобәйдуллинаның ике яңа әсәре премьерасы булачак.

 

Комментарийлар