Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Чаллы кебек эре шәһәрләр бөтенроссия дәрәҗәсендә бәяләнергә тиеш

Чаллы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты буенча бөтенроссия әһәмиятендәге шәһәргә тиңләштерелергә тиеш. Кичә, 25  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта 2018 елд...

Чаллы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм тормыш сыйфаты буенча бөтенроссия әһәмиятендәге шәһәргә тиңләштерелергә тиеш. Кичә, 25  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта 2018 елда Чаллыны социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2019 елдагы бурычларына багышланган «Чаллы шәһәре» муниципаль берәмлеге Советы утырышында әйтте.
print_4853107_3586847Чара балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае мәйданчыгында узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Төп нотык белән Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
print_4853107_3586028
Ул искәрткәнчә, илнең алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе статусын алган 73 моношәһәреннән бишесе Татарстанда урнашкан.
Мэр кыскача «Мастер» Кама индустриаль паркын үстерү турында сөйләде, анда 287 резидент эшли, салым кертемнәре күләме 7,4 млрд. сум, резидентлар килере – 75,8 млрд. сум.
Наил Мәһдиев шулай ук социаль объектлар төзү һәм мәктәпләргә, балалар бакчаларына капиталь ремонт турында да сөйләде. 2019 елда Чаллыда 9 балалар бакчасына һәм 2 мәктәпкә  капиталь ремонт ясарга ниятлиләр.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  билгеләп үткәнчә, «Чаллы кебек эре шәһәрләрне без бөтенроссия дәрәҗәсендә бәяләргә тиеш».
Ул хәбәр иткәнчә, тормыш сыйфаты рейтингында илнең кешесе 250 меңнән артык булган 78 шәһәре арасында Чаллы 23 нче урында. Кайбер индикаторлары буенча – шәһәр хакимияте эшен бәяләү буенча 12 нче урында, 17 – ТКХ һәм торак төзелеше күләме буенча, 18 – юллар хуҗалыгы торышы буенча, 23 – медицина сыйфаты буенча, 30 – халык бәяләве нигезендә шәһәрнең уңайлыгы буенча, үз керемнәре, миграцион кәефләр буенча, 59 – мәдәният һәм мәгариф үсеше буенча.
«Киләчәктә халыкның тормыш дәрәҗәсен бөтен тәшкилиятләре буенча күтәрергә тырышырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты искәрткәнчә, 2019 ел Чаллы өчен тарихи ел. Быел  декабрьдә Кама автозаводын төзи башлауның 50 еллык юбилее булачак.
Федераль һәм республика программалары кысаларында шәһәрнең социаль, транспорт һәм юллар инфраструктурасын үстерүгә юнәлгән берничә проектны гамәлгә ашыру карала, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул исәптән 1224 урынлык яңа мәктәп һәм 6 балалар бакчасы (1440 урын), татар драма театрын реконструкцияләү, 20дән артык социаль объектка капремонт, шул исәптән йогышлы авырулар сырхауханәсенә дә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 4 нче урында; 5 нче урында – сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча; 6 нчы – торакны гамәлгә кертү буенча; 7 нче – ҖТП күләме буенча; 8 нче – ваклап сату әйләнеше буенча.
Икътисад өлкәсендә җирле үзидарә органнарының төп бурычы – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү, диде Рөстәм Миңнеханов.
Чаллыда барлыгы 12 сәнәгать паркы һәм мәйданчыгы эшли (342 резидент, 8,5 мең эш урыны).
«Мэриягә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә игътибарны арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ачык диалог алып барырга, бизнеска комачаулаучы проблемаларны бергәләп хәл итәргә».
Рөстәм Миңнеханов «Волга» М-7 федераль трассасын реконструкцияләне тәмамлауны үткән елның мөһим вакыйгасы дип атады.
Татарстан Президенты шәһәр тирәлеге мәсьәләсенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, җәмәгать киңлекләре объектлары гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруда сизелерлек роль уйный.
«Һәр яңа объект, яңа сквер кешеләр кәефендә чагыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул демография мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты, аны контрольдә тотарга.
Утырыш барышында шәһәр өчен мөһим булган тәкъдимнәр һәм теләкләр яңгырады, диде Татарстан Президенты, без аларны караячакбыз. Аерым алганда, шәһәрдә социаль ипотека буенча чират зур икән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләне үзәккә куярга кирәк, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына да.
Без киләчәктә дә поликлиникаларга, сырхауханәләргә ремонт ясаячакбыз, шәһәр кешеләренең 51%ы булса да медицина хезмәт күрсәтүләреннән канәгать булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә 2020 елда Татарстан ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бу вакыйганы бәйрәм итү Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 25 апрелендәге Указы белән расланган.
Фото: Михаил Фролов

ТР Президенты Матбугат хезмәте

http://president.tatar.ru/

Комментарийлар