Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру

Бүген республикада WorldSkills-2019га әзерлек эше актив бара. Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру.  24 гыйнвар көнне бу хакта Татарстан Республикасы Презид...

Бүген республикада WorldSkills-2019га әзерлек эше актив бара. Безнең бурыч - WorldSkills-2019 чемпионатын сыйфат ягыннан югары дәрәҗәдә уздыру. 
24 гыйнвар көнне бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Казан Ратушасында узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм «Яшь профессионаллар» бергәлеге  генераль директоры (Ворлдскиллс Россия) Роберт Уразов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Оештыру комитетының күчмә утырышын Казанда уздыру - Worldskills чемпионатына әзерлек барышы белән танышу, объектларда булу өчен, шулай ук халыкара оешма җитәкчелеге, катнашучы илләр делегацияләре белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, 200 көннән Казанга беренче кунаклар киләчәк: «Бүген без вакытны кирегә таба саный торган стелла ачтык, бу яңа символ Казанга килүче туристлар санын арттырачак».
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, чемпионатка әзерлек график буенча бара. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә иминлекне тәэмин итү буенча күрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген без чемпионатның төп объектын – “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәген һәм өстәмә корылмаларны карап чыктык. Алар бар да әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, соңгы этап комплексны сынап карау булачак. Шул максатларда «Казан Экспо» базасында конференцияләр, семинарлар, күргәзмә чаралары уздыру планлаштырыла. Төп сынау – «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Россия) чемпионатын Казанда май аенда уздыру.
Иң мөһиме - катнашучыларның Россия Федерациясе территориясенә визасыз керүләрен тәэмин итү.
Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россия Worldskills хәрәкәтенә кергәннән соң ил сыйфатлы кадрлар әзерләү проблемасын хәл итүгә таба тагын бер адым ясады.
Шулай ук бу көнне тагын Рөстәм Миңнеханов, Татьяна Голикова һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли катнашында киңәшмә уздырылды. Очрашуда катнашучылар булачак чемпионатның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 
http://president.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1388939.htm

Комментарийлар