Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең иң яхшы 500 терапевтының 19ы Татарстанда эшли

Россиядә беренче тапкыр ил буенча терапевтлар рейтингы төзелгән.Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында шул чара турында бирелгән мәгълүмат буенча, участок терапевтлары, беренчел медицина-санита...








Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хакта"Татар-информ" агентлыгына сылтама белән табиб-терапевтлар топ-500енә кергән Татарстанның 19 белгече Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Арча, Казан һәм Азнакай медицина хезмәткәрләре булуына игътибарны юнәлтте.

Илнең иң яхшы табибларын барлау рейтингы турында әлеге рейтингны "Интерфакс"ның Мәскәүдәге төп офисында тәкъдим итү чарасында Россия вице-премьеры Ольга Голодец, ул бәйсез, ягъни бәяләмә объектив күрсәткечләргә генә нигезләнгән, дип белдергән. Ә Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Свкорцова рейтинг төзегәндә конкурсантларга беркетелгән участокларда үлем-китемнәр, сырхауханәгә озатылганнар саны, ашыгыч ярдәм чакыртулар, диспансеризация үтүчеләр саны кебек эштәге мөһим күрсәткечләр исәпкә алынганлыгын белдергән. Рейтинг исә Икътисад югары мәктәбе белән Сәламәтлек саклауны һәм мәгълүматлаштыруны оештыру институты тарафыннан әзерләнгән. Икътисад югары мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов ачыклык кертеп раслаганча, Россия топ-500енә илнең 69 төбәге табиблары катнашкан, нәтиҗәдә, Краснодар краеның 27 вәкиле илдә иң шәп табиб буларак танылган – бу төбәкләр арасында иң күбе, Кемерово өлкәсенең – 23, Ростов өлкәсенең – 22, Мәскәүнең – 24, Мәскәү өлкәсенең – 21, Татарстанның – 19.

 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар