Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләрне бу атнада һава торышында көтелгән аномалияләр хакында кисәттеләр

Россиядә бу атнада аномаль җылылык та, аномаль салкын һава торышы да көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.Синоптик сүзләренчә,...

Россиядә бу атнада аномаль җылылык та, аномаль салкын һава торышы да көтелә. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.01
Синоптик сүзләренчә, бу атнада һава торышында аномалияләр күзәтеләчәк. Әйтик, илнең Азия территориясендә температура нормадан – 12-20, Европа өлешенең төньягында 4-8 градуска югарырак, ә Европа территориясенең көньягында, киресенчә, нормадан 4-6 градуска салкынрак булачак.
«Россиянең Азия территориясендә, аеруча төньяк яртысында җылы һава торышы көтелә. Анда температура нормадан 12-20 градуска югарырак булачак. Бу – бик күп. Европа өлешенең төньягында температура шулай ук нормадан 4-8 градуска югарырак, үзәктә нормага якын булачак, көньякта исә – Ростов өлкәсе, Краснодар, Ставрополь крайлары, Идел буе федераль округы һәм Уралда тискәре аномалия күзәтеләчәк», - дип белдерде белгеч.
Ул шулай ук илнең Европа өлешенең көньягында нормадан 4-7 градуска салкынрак булачагын әйтте. Тискәре аномалия атна буе дәвам итәчәк.
 
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/16-11-2020/rossiyalel-rne-bu-atnada-ava-toryshynda-k-telg-n-anomaliyal-r-hakynda-kis-ttel-r-5785748

Комментарийлар