Логотип «Мәйдан» журналы

"Россия татар авыллары" оешмасы призына хоккей уеннары уздырылды

Бу көннәрдә "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы призына бозда алкалы хоккей буенча III төбәкара турнир узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: tat...

Бу көннәрдә "Россия татар авыллары" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы призына бозда алкалы хоккей буенча III төбәкара турнир узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
0106 Фото: tatar-congress.org
Ярышлар Киров өлкәсенең Нократ аланы районы Урта Шөн авылында оештырылды. Тантаналы ачылышта беренче булып Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Мансур Фаләхетдинов чыгыш ясады.
Турнирда Удмуртия, Кукмара, Шөн, Нократ аланы командалары катнашты. Шөн командасы җиңү яулады. Уенчылар күтәренке күңел белән уйнадылар һәм ярыштан канәгать калдылар. Турнир югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Киенү-чишенү урыннары, кайнар ризык тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар