Логотип «Мәйдан» журналы

Россия көнендә Татарстанда көчле җил һәм боз явуы ихтимал

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәр...

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә — 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы була. Көчле җил чыгуы һәм яңгыр явуы да мөмкин.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/11-06-2021/rossiya-k-nend-tatarstanda-k-chle-il-m-boz-yavuy-ihtimal-5826528

Комментарийлар