Логотип «Мәйдан» журналы

Римма Ратникова “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

Татарстан Президенты Указы нигезендә, республика үсеше өчен күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, журналистика үсешенә керткән өлеше өчен, Римма Ратникова Татарстанның “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.Тат...

Римма Ратникова “Дуслык” ордены белән бүләкләнде
Татарстан Президенты Указы нигезендә, республика үсеше өчен күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, журналистика үсешенә керткән өлеше өчен, Римма Ратникова Татарстанның “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары 24 ел республиканың Журналистлар берлеге белән җитәкчелек итте. Бүген бу вәкаләтләр “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка йөкләнде.
“Күп еллар дәвамында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен рәхмәтлемен. Ә эстафетаны кабул иткән Илшат Әминовка уңышлар”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Римма Ратниковага.
Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале “Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышевка тапшырылды.
Һөнәри эшендә казанышлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, берничә хезмәткәр Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең кафедра мөдире вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллинга, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстан Президенты Рәхмәте игълан ителде. Шулай ук, тармак алдынгыларына Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты бирелде.
 
Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179472/

Комментарийлар