Логотип «Мәйдан» журналы

Пенза татар милли-мәдәни мохтариятенә бина биргәннәр

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 15 еллык юбилеена әзерләнгән көннәрдә төбәк иҗтимагый оешмасына муниципаль милекне бушлай файдалануга тапшыру турында карар кабул ителгән. Бу турыда Бөтен...

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 15 еллык юбилеена әзерләнгән көннәрдә төбәк иҗтимагый оешмасына муниципаль милекне бушлай файдалануга тапшыру турында карар кабул ителгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессыматбугат хезмәте хәбәр итә.
Бина Пенза шәһәренең Кулаков урамындагы 1нче йортта урнашкан.
"Хәзер автономиябезнең җыела, чаралар үткәрә, түгәрәк өстәлләр, репетицияләр һәм зур чараларга әзерләнә торган урыны барлыкка киләчәк. Шәһәр халкын Пенза татарлары тарихы белән таныштыра торган музей оештыру планлаштырыла", – дип планнары белән уртаклаша мохтарият рәисе Җиһанша Туктаров.
Мохтарият Пенза шәһәре Думасы депутатларына, Пенза шәһәре администрациясенә бинаны биргән өчен рәхмәт белдерә. "Җирле үзидарә татар автономиясенә даими рәвештә практик ярдәм күрсәтүенә һәм безнең эшчәнлек кысаларында барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүенә шатбыз", - ди Туктаров.
Әмма бина ремонт таләп итә, һәм хәзер автономия бинаны рәткә китерергә булыша алырдай иганәчеләр эзли.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181611/

Комментарийлар