Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия фонды россиялеләрнең хезмәт кенәгәләрен цифрлаштырган

Россия Пенсия фонды ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең 100 процентын цифрллаштырган. Бу хакта «Известия» яза.«Әмма цифрлы хезмәт кенәгәләре кертү турындагы закон әлегә кадәр юк...

Россия Пенсия фонды ил гражданнарының хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрнең 100 процентын цифрллаштырган. Бу хакта «Известия» яза.
«Әмма цифрлы хезмәт кенәгәләре кертү турындагы закон әлегә кадәр юк», - диелә хәбәрдә.
Ведомстводан хәбәр итүләренчә, тиешле документны Дәүләт Думасына 2020 елдан эшли башлау өчен язгы сессия азагына кадәр кертергә планлаштыралар.
Экспертлар сүзләренә караганда, әлегә кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартырга ашыкмаска кирәк, чөнки кече бизнесның барлык предприятиеләре дә цифрлаштырылган вариант эшләргә әзер түгел.
Кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау яхшырак, чөнки. Пенсия фондына тапшырганда мәгълүматлар югалырга да мөмкин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/17/186430/

Комментарийлар