Логотип «Мәйдан» журналы

Оныклар күңеленә ничек кереп каласы?

Бер авыл чатында машина көтәм.

Юл белән янәшә генә – зират. Аның борынгы, инде каберләре дә бик беленмәгән өлешендә яңа гына буялган чардуган тора. Шул чардуганлы кабер тирәсендә бер бабай белән яшь бала баядан бирле мәш килеп нидер эшли. Кызыксынуым сонгы чиккә җиткәч, яннарына барам. Исәнләшәм дә, тел очындагы соравымны бирәм:
– Кем җирләнгән монда?
– Бабай, – диде бабай.
– Ничәнче буын бабагыз?
– Белмим.
– Ә башка бабаларыгызнын каберләрен беләсезме?
– Үз бабам сугыштан кайтмаган. Ә калганнарын юк. белмим шул.

– Монысын каян беләсез? Нигә бу каберне генә җыештырасыз? Нәрсә эшләгән ул бабагыз?
– Белмим. Үзем дә әтидән кызыксынып сорашкан идем, ул да әйтә алмады.
Бабай да белмәгән. Бу бик күптәнге кабер, күрәсең.
– Ә нигә шулай карап торасыз?
– Әти кушып калдырды. Аңа бабасы әйткән булган. Борынгыдан килгән хөрмәт, тапшырылган васыять бу.
Янәшәдә торган балага сорау бирәм:
– Ә сина бу каберне карарга әтиең әйтеп калдырдымы соң әле?
– Юк, мин әйтмичә дә беләм!
Мин борылып үз юлыма китеп бардым. Хәзергәчә җавап табылмаган сорауларым тагын бергә артты. Оныклар күңеленә ничек шулай онытылмас булып
кереп каласы икән? Монын өчен күпме яхшылылар эшлисе дә, нинди изгелекләр кыласы икән?

 

Нурулла ГАРИФ

 

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» №8, 2010 ел

Комментарийлар