Логотип «Мәйдан» журналы

Өчле, дүртле, бишле… Мәктәп билгесе түгел лә, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” бу!

8 август Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында казанлылар татар биюен һәм татар фольклор уеннары төрләрен өйрәнүне дәвам итте.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе  биючеләрнең –  педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяковның перформансыннан башланып китте. Биючеләргә һәрвакыттагыча музыкантлар - баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов ярдәм итте.

Чара килгән кунакларның зур әйләнәгә басып, төрле хәрәкәтле халык уеннарында актив каншауы белән дәвам итте. Өчле, дүртле, бишле уеннары да калмады! Бу кичне бигрәк тә төркемле уеннарга басым ясалды. Алып баручылар проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм ТР атказанган артисты, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Тәртип радиосы” алып баручысы Илфак Хафизов казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын кызыклы биремнәр белән төрлечә сынап, чараның иң яхшы биючеләрен ачыкларга тырышты. Иң-иң осталарына бүләкләр дә каралган иде.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан Мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Киләсе атнада, 15 июль көнне кабаттан очрашканга кадәр! Проект һәм алдагы чаралар турында тулырак «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының ВКонтактедагы рәсми төркемендә: https://vk.com/tatardancekzn

Галерея

Комментарийлар