Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен 1 гыйнварда өйгә беренче булып ир-егет керергә тиеш?

Ел уңышлы булсын өчен генә түгел шул.Безнең халык бәйрәм итәргә, кунакка йөрергә бик ярата. Аеруча Яңа ел бәйрәмнәре моның өчен кулай вакыт. Шулай да бу бәйрәмнең хатын-кызлар өчен бер кире ягы бар. Т...


Ел уңышлы булсын өчен генә түгел шул.muzhchina-vxodit-pervym
Безнең халык бәйрәм итәргә, кунакка йөрергә бик ярата. Аеруча Яңа ел бәйрәмнәре моның өчен кулай вакыт. Шулай да бу бәйрәмнең хатын-кызлар өчен бер кире ягы бар. Төнге сәгать 12 булгач, гүзәл затларга беренче булып өйгә керергә ярамый. Әлеге сынамышка һәркем диярлек ышана, ә ни өчен ярамагынын күпләр белми.
Биоэнергетиклар әйтүенчә, ир-егет - көчлелек символы. Ул яклаучы, гаилә башлыгы. Шуңа күрә аның өйгә керүе - бу йортның начар хәбәрләрдән, авырлыклардан азат булачагын күрсәтә. Ягъни, өйгә ел буе начарлык килмәячәк, йорт начар энергияләрдән сакланган булып санала.


 
Автор: Гөлия Мөгаллимова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар