Логотип «Мәйдан» журналы

Мөфти: Россия мөселманнары Ураза бәйрәмен өйләрендә каршы алырга әзер

Рамазан ае тәмамлангач, мөселманнар Ураза бәйрәмен өйдә гаиләләре белән үткәрәчәк. Мәчетләрдә бергәләп намаз укып булмаячак һәм ислам динен тотучылар моңа әзер. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәз...



Рамазан ае тәмамлангач, мөселманнар Ураза бәйрәмен өйдә гаиләләре белән үткәрәчәк. Мәчетләрдә бергәләп намаз укып булмаячак һәм ислам динен тотучылар моңа әзер. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.



25i5756-01


Мөселманнар өчен изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана. Коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, бу көнне намазларны өйдә укырга өндиләр. Ураза бәйрәме ислам динендә зур бәйрәмнәренең берсе, аны 24 майда билгеләп үтәчәкләр.




Әлбир Крганов сүзләренчә, хәзер Ураза бәйрәменең ничек узуы, мәчетләр эшләү-эшләмәве белән кызыксынучылар күп.




«Бүген бу хакта сөйләргә иртәрәк, әмма вазгыять яхшы якка үзгәрмәсә, бәйрәм намазларын бергәләп укый алмаячакбыз. Шушы көннәрдә генә православие һәм иудаизм вәкилләре дә Пасха бәйрәмен өйләрендә генә үткәрде. Без бу хәлгә аңлап карыйбыз һәм өйдә намаз укырга әзер», — диде Әлбир Крганов.


 
Фото: Салават Камалетдинов

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар