Логотип «Мәйдан» журналы

"Мисс Татарстан" - 2018 титулына Камилә Хөсәенова ия булды

"Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды. Фото: Рамил ГалиКазанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы узды. 2018 елны...

"Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең XX юбилей кичәсе җиңүчесе билгеле булды.
5294 Фото: Рамил Гали
Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә "Мисс Татарстан" матурлык бәйгесенең финалы узды. 2018 елның Татарстан чибәре булып Камилә Хөсәенова танылды.
Казан кызы Камиләгә 19 яшь. Ул Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә укый. Булачак спорт менеджеры, нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. 2017 елда "Мисс академия" булып танылган.
Татарстан гүзәле Камилә Хөсәенованың буе 177см, гәүдә параметры 82-61-92гә тигез.
"Мисс Казан" булып 19 яшьлек Казан кызы Гүзәл Мусина танылды.
Казан кызы Полина Горюнова "Беренче вице мисс Татарстан" титулына ия".
"Икенче вице-мисс" исемен Казан кызы Рушания Шәрифулина алды.
Чаллы кызы 18 яшьлек Аделина Миңнеханова "Соклангыч Татарстан гүзәле" исеменә лаек булды.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар