Логотип «Мәйдан» журналы

Мирфатыйх Зәкиев: Татар халкын саклау – беренче чиратта авылларны саклау дигән сүз ул

Телне генә түгел, халыкны да саклау проблемасы алга чыкты. Иң әһәмиятлесе — халыкның дәүләтле булуы һәм халыкны дәүләт яклавы. Икенче юнәлеш — аның икътисади хәлен яхшырту.Чехословакиядә ана бер бала...

Телне генә түгел, халыкны да саклау проблемасы алга чыкты. Иң әһәмиятлесе — халыкның дәүләтле булуы һәм халыкны дәүләт яклавы. Икенче юнәлеш — аның икътисади хәлен яхшырту.

Чехословакиядә ана бер бала таба, сабыен карый-үстерә, аңа дәүләт шуның өчен хезмәт хакы түли, әгәр ике-өч бала тапса, күбрәк акча түләнә. Казахлар да үз милләтен арттыру белән кызыксына, гаиләдә күбрәк бала үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтү милли генофондны яхшырту икәнлеген дәүләт башында утырган ир-егетләр аңлый һәм яклый.
Татар халкын яхшырту һәм күбәйтү — мөһим мәсьәлә. Ә моның өчен икътисадны яхшыртырга, экология мәсьәләләрен читкә тибәрмәскә, тирә-як мохитнең, табигый дөньябыз чиста һавалы, саф сулы, шифалы-сихәтле булуга ирешергә кирәк. Россиядә туган балаларның күпмесе зәгыйфь, гарип булып туа? Уйланырлык, борчылырлык, җан көйдерерлек хәл бит бу.
Татар халкын саклау — беренче чиратта авылларны саклау дигән сүз ул. Әхлак ягыннан да, табигатен дә чиста саклау, халыкның мәдәни мохитен яхшырту, үстерү… Татар халкы кайда гына — кайсы ил-җирдә, кайсы төбәктә генә яшәмәсен, аны барыбер татар итеп калдыра торган бөек нәрсә — Моң бар. Дөрес, халыклар дуслыгы да чәчәк атсын: кеше хокукларын саклауны милләт хокуклары дәрәҗәсенә күтәрү дә зарур. Кеше үз халкының улы, кызы булып үз халкы арасында яшәсә генә бәхетле була аладыр. Халыкларны саклау — телне саклау, үстерү белән аерылгысыз бәйләнгән. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, гасырлар буе тупланган гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары — барысы да бик мөһим бит. Шулар бетсә, югалса, тел бетә. Тел беттеме — халык үзе дә бетә инде. Галим буларак, миңа шушы вакыйгаларның — телне саклау һәм үстерү проблемаларының казанында кайнарга туры килә, дисәм, мактану булмастыр.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/comment/z-kiev-mirfatyyh-2/18-01-2022/mirfatyyh-z-kiev-tatar-halkyn-saklau-berenche-chiratta-avyllarny-saklau-dig-n-s-z-ul-5846143

Комментарийлар