Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов коронавируска каршы көрәш буенча координацион совет утырышында катнашты

Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконфер...



Бүген Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Федерациясе территориясендә Коронавируска каршы көрәш буенча Россия Хөкүмәте каршындагы Координацион совет президиумы утырышын уздырды. Видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу утырыш эшендә катнашты.  Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.



6401559_45754521


Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе субъектларында сәламәтлек саклау ситемасының яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшкә әзерлеге мәсьәләләре турында, шул исәптән медицина оешмаларын барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.










«Президент тиешле йөкләмә бирде, Хөкүмәт үтәлеш срогын 28 апрель дип билгеләде. Йөкләмәне үтәү өчен бер атнадан аз вакыт калып бара. Бүгенге көнгә булган нәтиҗәләрне канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый», — диде Михаил Мишустин.




Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларының ятак фондын үзгәртеп кору өчен төбәкләргә 33 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Премьер, килгән акчаларны кассалар аша уздыруны тизләтергә кирәк, дип белдерде. «Төбәкләр авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен мөмкин кадәр әзер булырга тиеш», — диде РФ Премьер-министры.










Аннары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ Финанс министры Антон Силуанов чыгыш ясадылар. Тагын Россия Федерациясенең кайбер субъектлары башлыклары да урыннардагы вәзгыять турында хәбәр иттеләр.


 
Фото: http://tatarstan.ru/

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар