Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү татарлары штабының игелекле хезмәтләре "Үз җиремдә-үз телем", киң булсын һәркемгә күңелен!

Бүгенге көнне милли идеяләребезне популярлаштыру һәм дә пропагандалау барамы икән?! Алар нинди дәрәҗәдә икәнен күпләребез белергә телидер мөгаен. Ватаныбыз башкаласындагы милләтәшләребезнең күркәм хез...

Бүгенге көнне милли идеяләребезне популярлаштыру һәм дә пропагандалау барамы икән?! Алар нинди дәрәҗәдә икәнен күпләребез белергә телидер мөгаен. Ватаныбыз башкаласындагы милләтәшләребезнең күркәм хезмәтләре хакында без яхшы хәбәрдарбыз. Мәскәү татарлары штабының төп максатлары булып әлеге вакытта тора: биредә эшләп килгән татар һәм башкорт җәмгыятьләре өчен туган телле һәм мәдәни мохит булдыру һәм саклап калу; татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшыру; яшьләрне һәм студентларны ана телен өйрәнүгә җәлеп итү, әдәби-мәдәни чараларда һәм хәйрия чараларында әүдем катнашу; аралашуда, уртак чараларда буыннарның дәвамчанлыгын тормышка ашыру, рухи һәм изге тарихи кыйммәтләрне популяризаөиялау һәм пропагандалау.
Татарларны берләштергән әлеге оешма татар яшьләре белән эшләүгә җитди игътибар бирә, чөнки изге мирасның, сәнгатҗҺенең, халкыбызның традицияләренең алдагы язмышы һәм, гомумән, татарларның милләт буларак киләчәге нәкъ менә аларга бәйле. Штаб ярдәмендә татар гаиләләре төзелә, ягъни штабта яшьләр таныша, аралаша, кавыша, чараларда катнаша.
Әле менә яңарак кына алар тарафыннан "кызу табадан" бик зәвыклы басма "Үз җиремдә-үз телем" китабы типографиядә нәшер ителде. Бу китапның патриотик, гыйльми яктан да әһәмияте олы. Чөнки ул халкыбыз җәүһәрләрен бердәм рәвештә ассызыклый, дан мәдхиясе яңгырата.
Әле менә күптән түгел, Русия Табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, педагогика фәннәре докторы, Н.К Байбакова исемендәге и"Икътисади үсешкә ярдәм итү" Халыкара фонды Низами Назыйм улы Алиевка тапшырдылар китапны. Ул Мәскәү татарлары штабының мәгълүмәт бүлеге җитәкчесе Лилия ханым Гадель белән аралашуда, "Үз җиремдә-үз телемне" югары бәяләп үтте, алдагы изге хезмәтләрендә казанышлар теләп, киңәш, үгет-нәсихәт сүзләрен әйтте.
Әлеге зур хезмәтнең-рухи кыйммәтлегеге, аның әһәмияте гүя киңкүләм. Тарихны, ата-бабалардан килгән зиннәтле мирасны саклау, яклау, җәмәгатьчелеккә җиткерү-иң мөһим бурыч. Китап белән кызыксынучылар байтак, презентациясен үткәрү дә бар татар халкы яшәгән төбәкләрдә каралган.
Юлай НИЗАЕВ.

Комментарийлар