Логотип «Мәйдан» журналы

Мамадышта күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме узды

 Быел да кышның кыл уртасында – 15 гыйнвар көнне Мамадыш районында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреа...

 
Быел да кышның кыл уртасында – 15 гыйнвар көнне Мамадыш районында күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме үткәрелде, аның исемендәге премияләрнең яңа лауреатлары игълан ителде.
1d9a33d11ed57ea93d90495bbcf425d2_xl
Туксанынчы елларда, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, күпсанлы әдәби премияләр булдырылган, акчаларын шәһәр һәм район хакимиятләре бирә иде. Аларның күбесе хәзер тарихта гына калды инде. 1982 елда, Шәйхи аганың үз васыяте буенча булдырылган премияне бирү исә, сәнгатькарь җанлы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның ярдәме белән бүген дә дәвам итә. Һәм без, җирле иҗатчылар, әдәбиятка игътибар һаман югары дәрәҗәдә, дип горурланып әйтә алабыз. Быел да Кышкы шигърият бәйрәменә Казаннан Шәйхи Маннурның мирас комиссиясе рәисе, язучы һәм публицист Шаһинур Мостафин, шагыйрь һәм галим Рифат Җамал; Яр Чаллыдан Язучылар оешмасы җитәкчесе, “Көмеш кыңгырау“ газетасы баш мөхәррире Факил Сафин, “Мәйдан“ журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, бүлек мөхәррире Гафиулла Газизов, язучылар Мансур Сафин, Роза Хәмидуллина, Рәкить Әбделманов, Рушания Гыйләҗева килгәннәр иде. Кышкы шигъри сабантуй Мамадыштагы һәйкәле янында әдипне искә алу, чәчәкләр салу белән башланып китте. Әдипләрнең мәктәп укучылары, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр белән очрашуы, Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатларын бүләкләү композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Яңа лауреатларга Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимияте дипломнарын район башлыгы Анатолий Иванов белән Шаһинур Мостафин тапшырдылар.
Мамадыш районы традицияләренә, гореф-гадәтләренә һәм исемнәренә багышланган фәнни хезмәте өчен, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиева-Демирбаш; 2015-2016 елларда дөнья күргән “Я вам пишу“, Родина моя“, “Счастливое детство“, “Карусель“, ““Радуга“, “Мама“, “Стихи детям“ һәм башка балаларга атап чыгарылган китаплары өчен Юлия Сергеевна Аполонова; “Иң зур бәхет – хезмәттә“, “Туган авылым Акманым“, “Комазан башы – чишмә башы“, “Дүсмәтем – гомер бишегем“, “Чал тарихлы Комазаным“ тарихи-публицистик китаплары өчен Гөлфинур Зәйнулла кызы Дувалова; яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән хезмәтләре өчен туган якны өйрәнү музее коллективы (директоры Светлана Ишпахтина) Шәйхи Маннур исемендәге премиянең быелгы лауреатлары булдылар.
Казан һәм Яр Чаллы кунаклары Шәйхи Маннур турынды истәлекләре белән уртаклаштылар, әдипнең рухына тугры булган өчен район җитәкчелегенә, бу очрашуларны үткәрүдә бик зур көчләрен куйган район үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.
Күңелле очрашулар, шагыйрьнең каберен зират кылганнан соң, Тулбайда үз акчасына салдырган музей-китапханәдә дәвам итте.
img_3168
Минневәрис Мингалиев, Мамадыш

Комментарийлар