Логотип «Мәйдан» журналы

Малай-борыч, кыз-борыч...

Салатлар әзерләү өчен аларның берсе аеруча тәмле. Малайны кыздан ничек аерырга соң?Карбызның гына түгел, болгар борычының да “кызы”, “малае” бар, ди белгечләр. Аларны аеру һич кыен түгел. “ Кыз-борыч”...

Салатлар әзерләү өчен аларның берсе аеруча тәмле. Малайны кыздан ничек аерырга соң?
Карбызның гына түгел, болгар борычының да “кызы”, “малае” бар, ди белгечләр. Аларны аеру һич кыен түгел. “ Кыз-борыч” – дүрт бүлемле, ә “малае” өч бүлемнән тора.
“Кыз-борыч” – итләч, сусыл, йомшак һәм һәрвакыт баллы була. Эчендә орлыклары күп. Мондый борыч чи килеш ашарга, салатлар өчен бик тәмле. Ул кышкылыкка туңдыру өчен дә әйбәт.
"Малай-борыч” әчкелтем булуы белән аерылып тора. Аны ашка, рагу әзерләгәндә, консервлау, шулай ук фаршлау өчен кулланырга яхшы.
 

Фото:vk.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Malay-borich-kiz-borich-568756/

Комментарийлар