Логотип «Мәйдан» журналы

Курганда балаларны татарча әкиятләр укырга чакыралар

Курган өлкәсенең Виктор Потанин исемендәге балалар-яшүсмерләр китапханәсе «Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы...

Курган өлкәсенең Виктор Потанин исемендәге балалар-яшүсмерләр китапханәсе «Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга теләүчеләрне чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә балалар һәм аларны укырга өйрәтүчеләр - ата-аналар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар катнаша ала.
Катнашу өчен 2020 елның 11 декабрендә бер яки берничә татар әкиятен укырга кирәк. Уку вакытында катнашучыга фото яки видеоязма ясарга, ә аннары «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз битендә #Читаемтатарскиесказки хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Акцияне үткәрү урыны теләсә кайда: китапханә, балалар бакчасы, мәктәп, өйдә булырга мөмкин.
Акциядә катнашучы сертификатын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге китапханә төркеме битендә 12-13 декабрьдә йөкләп алырга мөмкин булачак.
 
https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/02-12-2020/kurganda-balalarny-tatarcha-kiyatl-r-ukyrga-chakyralar-5789688

Комментарийлар