Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына чаңгы ярышы булды

Кукмара чаңгы трассасында киез итек-киез комбинаты призына чаңгыда узышу буенча Яңа ел ярышлары булды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.Әлеге ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, киез итек-киез ко...

Кукмара чаңгы трассасында киез итек-киез комбинаты призына чаңгыда узышу буенча Яңа ел ярышлары булды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.
0553
Әлеге ярышларны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, киез итек-киез комбинаты, "Олимп" спорт мәктәбе, "Кукмара" модульле чаңгы базасы коллективлары оештырган.
Узышта яшүсмерләр генә түгел, ә районның спорт осталары да катнашкан. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга һәм ялларны файдалы үткәрергә теләүчеләргә Кукмарада модульле чаңгы базасы һәм боз сарае эшли. Һәркем анда барып, тимераякта һәм чаңгыда шуа ала. Шуу өчен кирәкле әйберләрне шунда ук алып тору мөмкинлеге дә бар, диелә язмада.

Комментарийлар