Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмара районы мәктәпләрендә дүрт телдә укыталар

52 меңнән артык халкы булган Кукмарада төрле милләт вәкилләре элек-электән бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшәгәннәр. Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм баш...

52 меңнән артык халкы булган Кукмарада төрле милләт вәкилләре элек-электән бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшәгәннәр. Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда төрле милләт кешеләре үзара низагларга кермичә, бердәм һәм дус булып хезмәт куя.
1057 Фото: kukmor-rt.ru
Районда Кукмара мөхтәсибәтенә кергән 71 мәчет, 11 чиркәү уңышлы гына эшләп килә.
Шулай ук  удмурт, мари, рус һәм керәшен милли-культура автономияләре оешты. “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыятенең Кукмара бүлеге дә үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Агымдагы елда Ош.Юмья һәм Урта Комар җирлекләрендә Удмурт мәдәнияте көннәре, Гырон Быдтон һәм Сабан туе, Кече Чурада Питрау бәйрәмнәре аеруча гөрләп узды. “Раштуа”, “Каз өмәсе”, “Май чабу”, Нәүрүз”, “Семык”, “Зәрә”, “Троица”, “Пеледыш пайрем”, “Мари Уярня”, “Кичке уен” һәм башка чаралардан да район халкы читтә калмый, рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.
Мәдәният йортлары каршында эшләп килгән ансамбльләрнең уңышлары да зурдан. Районда оештырылган барлык чараларда актив катнашудан тыш, республика һәм бөтенроссия күләмендә үткән конкурс-бәйгеләрдә дә чыгыш ясап, җиңү яуларга өлгерә икән алар. “Инвожо”, “Купанча”, “Сактон” ансамбльләре хәтта удмурт халык фольклор ансамбле дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.
Балалар бакчалары, мәктәпләрдә милли-төбәк компонентларын кертелгән. Районда балалар бакчаларында сабыйларның милли составы да исәпкә алына, бер-берсенә карата дуслык хисләре тәрбияләнә. 60 балалар бакчасының 40ында белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Поселокның “Ләйсән” балалар бакчасы исә башка бакчалар өчен база мәйданчыгы булып тора. Ә инде алты балалар бакчасы удмурт этнокультурасы белән бәйле, аларда бүгенге көндә 100дән артык бала тәрбияләнә. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”, “Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим” һәм башка конкурсларның җиңүчеләре дә булганнар алар.
Район мәктәпләрендә уку-укыту татар, рус, удмурт һәм мари телләрендә алып барыла. Милли удмурт һәм мари мәктәпләре этнокультура компоненты булган укыту планы буенча эшлиләр, укучылар башлангыч сыйныфларда үз туган телләрендә, ә 5 сыйныфтан рус телендә укыйлар. Узган уку елында белем алган 5319 баланың 4208е татар, 694е рус, 179ы удмурт, 48е мари, 7се үзбәк, 5се таҗик, 2се башкорт, әзербайҗан, 1се украиналы булган.
Район халкының 78,6 процентын татарлар тәшкил итә; удмуртлар – 14; руслар – 5,3 процент; марилар – 1,5 процент; башкорт, чуваш, мордва, үзбәк, әзербайҗан, әрмән, вьетнам, кореялы һәм башка төр милләтләр - 0,6 процент.
 
Чыганак: “Хезмәт даны” газетасы.

Комментарийлар