Логотип «Мәйдан» журналы

Көндәлек рационда нинди ризыклар булырга тиеш?

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» каналы эфирында көндәлек рационда клетчатка булырга тиеш дип әйтте. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.Мясник...

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» каналы эфирында көндәлек рационда клетчатка булырга тиеш дип әйтте. Бу турыда РИА Новостига сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.76651
Мясников сүзләренчә, клетчатка эчәклектә азык төене хәрәкәтен яхшырта, аңа тиешле күләмгә җитәргә ярдәм итә.
«Бу күләмне сез тавык ите белән ясый алмыйсыз, моның өчен ничә тавык ашап бетерергә кирәк? Күләмне сез клетчатка белән ясыйсыз», — ди табиб.
Клетчаткага бай продуктлар арасында боткалар һәм ашлык көрпәсе (отруби) - бөртеклеләрне эшкәрткәннәр соң барлыкка килгән калдыклар бар. Шулай да бу продуктларны артык ашарга ярамый, алар эчәклекнең тыгылуын китереп чыгарырга да мөмкин.
Мясников көнгә ярты килограмм чамасы яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итте. Шулай рационда әчегән сөт продуктлары булырга тиеш, диелә хәбәрдә.
 
Фото:  Александр Эшкинин

Комментарийлар