Логотип «Мәйдан» журналы

Киләсе атнада өстәмә ял көне булачак

23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.«Р...

23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, Татарстанда эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль, Ватанны саклаучылар көне, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Бәйрәмгә каршы көнне эш сәгатьләре яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан Татарстандагы күп функцияле үзәкләрнең бүлекләре һәм филиалларының эш графигы үзгәрәчәген хәбәр иткән иде.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/15-02-2022/kil-se-atnada-st-m-yal-k-ne-bulachak-5849440

Комментарийлар