Логотип «Мәйдан» журналы

Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр

Казаннан Кытайга беренче тизйөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюминий савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итә. Фото: Сал...

Казаннан Кытайга беренче тизйөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюминий савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Фото: Салават Камалетдинов
Товар җибәрү өчен махсус маршрут һәм төяү схемасы эшләнгән. Җитештерүче савыт-сабаны складтан автотранспорт белән Лагерная станциясенә алып килгән һәм тимер юлда контейнерга күчереп төялгән.
“Контейнерлы состав Монголия территориясе аша узып, Замын-Уудта Кытай-Монгол чиген кисеп үтә. Чэнсян станциясенә (Чэнду шәһәре) килеп җиткәч, йөк автотранспорт ярдәмендә Шэньчжэнь шәһәренә товарны алучы складына кадәр илтеп җиткерелә”, - диелгән министрлык хәбәрендә.
Россия – Кытай – Россия юнәлеше буенча йөк ташуга ихтыяҗ булу сәбәпле, Казан – Чэнду тизйөрешле контейнеры сервисы эшчәнлеге даими рәвештә булуы планлаштырыла, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар