Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда "Хайваннар дөньясында" бәйрәмендә лотереяга тай уйнатылачак

25 декабрьдә Казанның Игенчеләр сарае каршында “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән бәйрәм була. Аны Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе оештыра. Идарәнең матбугат хез...

25 декабрьдә Казанның Игенчеләр сарае каршында “Хайваннар дөньясында” дип исемләнгән бәйрәм була.
1217_watermark_580x480_img_4580k
Аны Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе оештыра. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана.
Программада – республиканың мал табибларына яңа машиналар тапшыру, авыл хуҗалыгы ярминкәсе, авыл хуҗалыгы продукциясенә дегустация, төрле бәйгеләр, уеннар, күргәзмәләр. Иң мөһиме – лотерея уйнатылачак. Төп бүләк – тай, дип хәбәр итә Татар-информ МА.

Комментарийлар