Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда укучыларга дигән 635 тоннан артык продукт сыйфатсыз дип табылган

Казанда мәктәпләрне ашамлык белән тәэмин итүчеләргә 635 тоннан артык сыйфатсыз продукт кире кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә азык-төлек һәм с...


Казанда мәктәпләрне ашамлык белән тәэмин итүчеләргә 635 тоннан артык сыйфатсыз продукт кире кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директор урынбасары Алла Агапова хәбәр итте.


0170

«Департаменттагы барлык ашамлыклар тикшерелә. Безнең үзебезнең лабораториябез бар. Ул куркыныч тудырган сыйфатсыз ашамлыкларны ачыкларга ярдәм итә», — ди Алла Агапова.





Агапова сүзләренчә, Татарстанда укучылар дөрес туклануга караганда, зыянлы ризык ашауны өстен күрә. «Әти-әниләр үз балаларында тумыштан бирле дөрес туклануга гадәт булдырырга тиеш», — диде генераль директор урынбасары.


«Мәктәп менюлары балаларга кирәк һәм файдалы булган ризыклардан тора», — дип өстәде ул.

 
Фото: Салават Камалетдинов

Автор: Алинә Айдарова, Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар