Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты ачылды

Кичә Казанда Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге ачылды.Чарада Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министр...

Кичә Казанда Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге ачылды.w750_img_1024
Чарада Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Спортка әзерлек үзәге директоры Михаил Смолкин, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Республика физкультура һәм үсмерләр спорты үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина катнашты.
Ярышларда Казан, Лениногорск, Түбән Кама һәм Алабугадан 2000 елгы һәм өлкәнрәк кызлар катнаша. Гомумән алганда, 400 чамасы спортчы катнаша. Ярышларда баш судья - халыкара категорияле судья Галина Бакаева.
 
 
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Комментарийлар