Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда «Матур туганда» язучы Шәриф Камал истәлегенә багышланган кичә узды

16 майда Казанның MOÑ театр мәйданчыгында татар язучысы Шәриф Камалны «Матур туганда» искә алу кичәсе үтте.

Тамаша язучының хикәяләренә һәм документаль чыганакларга нигезләнгән. Кичә иҗади инициативаларның Президент фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее, «Әкият» татар дәүләт курчак театры катнашында үткәрелде. Тамашачыга Шәриф Камалның хикәяләре (кирилл язуында беренче тапкыр) басылган «Мәйдан» журналының февраль саны да тәкъдим ителде.

Галерея

Комментарийлар