Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда күп җирдә электр уты өзелеп торуның сәбәбе әйтелде

Казанда 15 гыйнварда күп җирдә электр уты өзелеп торуның сәбәбе төзелеп килүче торак комплексына коммуникацияләр үткәрү булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га “Сетевая компания” җәмгыяте хәбәр итте...

Казанда 15 гыйнварда күп җирдә электр уты өзелеп торуның сәбәбе төзелеп килүче торак комплексына коммуникацияләр үткәрү булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га “Сетевая компания” җәмгыяте хәбәр итте.
“Һәлакәттә мөмкин булган сәбәпләрнең берсе булып, төзелеп килүче торак комплекска инженерлык коммуникацияләре үткәргәндә 110 кВ ике кабель линиясенең токтан өзелүе тора”, – дип билгеләп үттеләр оешмада.
Компаниядә кайсы торак комплексы турында сүз барганын ачыкламадылар.
“Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте казанлылардан тудырган кыенлыклары өчен гафу итүләрен сорый һәм халыкны ремонт-төзекләндерү эшләре белән таныштырып барырга вәгъдә итә.

Комментарийлар