Логотип «Мәйдан» журналы

Казан урамында ялгыз йөрүче дөяне тотканнар

Дөя Казанның Солдатская урамында иртәнге 9да ук күренгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.Шул тирәдә яшәүче бер ханым дөяне күргәч тә, зоопаркка, зоокоткаручыларга шалтыратып карый, әмма җав...


Дөя Казанның Солдатская урамында иртәнге 9да ук күренгән.



img-20161024132546-574




 Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

Шул тирәдә яшәүче бер ханым дөяне күргәч тә, зоопаркка, зоокоткаручыларга шалтыратып карый, әмма җавап бирүче булмый.
Соңрак полиция хезмәткәрләре шул урынга килеп җитә.  Алар дөянең шәхси йортта хуҗасы белән яшәвен ачыклыйлар.
Йортның капкасы ачык калу сәбәпле, дөя урамга чыгып киткән. Хәзер аны тотканнар һәм хуҗасы өенә алып кайтып киткән.
Шунысы да бар, элек бу дөя циркта эшләгән.
img-20161024132951-617


 

Комментарийлар