Логотип «Мәйдан» журналы

Кариев театры Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган театраль декада уздыра

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулу уңаеннан, театраль декада уздыра.Тамашачыларга “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”,...

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулу уңаеннан, театраль декада уздыра.
PB-04
Тамашачыларга “Печән базары”, “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле, күбәләк” спектакльләре тәкъдим ителеп, соңгысы 5 мартта булган.
Театрның март ае афишасында күрсәтелгәнчә, якын киләчәктә булачак спектакльләр 15 һәм 22 мартка билгеләнгән. 15 ендә тамашачылар “Печән базары”, 22 сендә исә “Зәйтүнәкәй”не тамаша кыла алачак.
Апрель ае афишасына килгәндә, анда, һәр көнне диярлек, өстә санап үтелгән спектакльләрне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү ниятләнә.
Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар