Логотип «Мәйдан» журналы

КАМАЗ электробусы - Мәскәү урамнарында

  Мәскәү урамнарында ике ай буе КАМАЗ-6282 электробусы сынаулар узачак.КАМАЗның әлеге яңа төрле транспортын “Мосгортанс” идарәсе үз маршрутларында сынап карарга булган. Электробус хәзер Т2 дип ат...


 
 Мәскәү урамнарында ике ай буе КАМАЗ-6282 электробусы сынаулар узачак.





JVmcisAE0IU
КАМАЗның әлеге яңа төрле транспортын “Мосгортанс” идарәсе үз маршрутларында сынап карарга булган. Электробус хәзер Т2 дип аталган маршрут буенча йөриячәк.
85 кеше сыйдырышлы КАМАЗ-6282 электробусы пассажирларга йөрү өчен уңайлы: идәне тәбәнәк, күзәтеп бару өчен видеокамералар куелган, спутник элемтәсе урнаштырылган. Экологик яктан чиста һәм тавышсыз транспорт. Сәгатенә 65 километр тизлектә бара ала. Чыгымнары буенча да дизель ягулыгына караганда ике тапкыр очсызгарак төшә икән. Сынаулар үткәннән соң, Мәскәү җитәкчеләре КАМАЗ-6282 ны күпләп сатып алырга уйлыйлар.
 
 
 

Комментарийлар