Логотип «Мәйдан» журналы

Кама Тамагында хәләл туризм үзәге төзеләчәк

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында Кама Тамагы муниципаль районында хәләл туризм үзәге проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды. Очрашуда Кама Тама...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетында Кама Тамагы муниципаль районында хәләл туризм үзәге проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча утырыш узды.
_dsc0094
Очрашуда Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Марат Низамов һәм рәиснең урынбасары Рөстәм Хәбибуллин катнашты. Киңәшмә барышында Алмаз Насыйров Кама Тамагы районының уникаль рекреацион мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул районның Чулман һәм Идел елгалары кушылган урында урнашуы һәм балык тоту, рекреацион, экскурсион, сәламәтләндерү, спорт һәм агротуризмны үстерү өчен барлык шартларның булуы турында әйтте. Әлеге төбәк бөтен Россия буенча актив һәм сәламәт рәвештә ял итәргә теләүчеләрне үзенә җәлеп итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.
Утырышның көн тәртибендә актив ял итүне өстен күрүче барлык туристлар һәм шәригать кушкан таләпләрне үтәп яшәүчеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре каралды. Мәдәни-тарихи туризм үзәге – Болгарның территориаль якынлыгы Кама Тамагы туристик маршрутларына янә өстенлекләр бирә.
Катнашучыларның ике яклы очрашу нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар район администрациясе һәм Комитетның төп хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр. Моннан тыш, Кама тамагы муниципаль районының 2018 елда Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге каралды.

Комментарийлар