Логотип «Мәйдан» журналы

Кама Тамагы районы укучылары ятим балаларга оекбашлар бәйләп җибәргән

Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылы укучылары “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Мозафарова белән бергә ятим һәм караучысыз калган балаларга 24 пар оекбаш бәйләгән. Бу хакта “Волжские зо...

Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылы укучылары “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Мозафарова белән бергә ятим һәм караучысыз калган балаларга 24 пар оекбаш бәйләгән. Бу хакта “Волжские зори” газетасы хәбәр итә.
g931 Фото: kamskoe-ustie.ru
Күңел җылысы кушып бәйләгән оекбашларны алар Республика сабыйлар йортына җибәргәннәр.
Чаллы авылында башлангыч мәктәп кенә бар, ә бу акциядә укуын күрше Олы Кариле мәктәбендә дәвам иттерүче укучылар да бик теләп катнашкан.

Комментарийлар