Логотип «Мәйдан» журналы

«Кайтаваз»

Беренче номерлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна укучылары белән күренекле якташы Җәүдәт Абдуллович Хөс...

Беренче номерлы Иске Чүпрәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна укучылары белән күренекле якташы Җәүдәт Абдуллович Хөсәеновның «Яшьлегем  хатирәләре» исемле истәлекләрен укып анализлаганнар.
Районыбызның Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университеты географик һәм  экологик белем бирү теориясе һәм методикасы  кафедрасы профессоры Җәүдәт Абдулла улы  Хөсәенов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Без укучылар белән әлеге күренекле якташыбызның тормыш юлын, география фәне буенча эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләрен өйрәнәбез. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнә: алтын һәм көмеш  медальләргә лаек була.
Җәүдәт Абдулла улының  туган ягыбыз географиясе һәм экологиясе  турында да шактый гына хезмәтләре бар. Аның “Чүпрәле районы географиясе һәм экологиясе”  дигән уку ярдәмлеге  укучылар һәм укытучылар  өчен  өстәл китабы  булып санала.   9 нчы сыйныфта татар теле дәресендә, “Топонимика” бүлеген үткәндә, “Сөенеч” түгәрәгендә туган як табигате белән танышканда, туган ягыбыз табигате буенча сәяхәт иткәндә,  туган ягыбыз табигате турында фәнни-эзләнү эшләре башкарганда, без якташ галимебезнең хезмәтләреннән  киң рәвештә файдаланабыз. Ул үзенең туган авылы  Кече Чынлы урта мәктәбе җирлегендә бөтенроссия конференциясе уздырды.  Казан шәһәренең 155 номерлы гимназиясендә  Җәүдәт Абдулла улы   даими рәвештә  бөтенроссия һәм дөньякүләм  фәнни-гамәли конференцияләре оештырып килә.
Җәүдәт Абдулла улының  “Мәйдан” журналында  (2021 елның  март саны)  басылып чыккан “Яшьлегем  хатирәләре” исеме астындагы   истәлекләрен  дә укучыларым белән бик яратып укыдык.
«Яшьлегем хатирәләре»ндә татар халкына, туган төбәгебезгә, аерым алганда, Кече Чынлы авылына хас булган гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына килеп баса.  Якташыбызның сабый чагындагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән бүгенгедәй хәтерендә саклый алуына һәм аны искиткеч камил тел белән яза алуына; чынбарлыкны,  беркемнән дә курыкмыйча, кыю итеп  әйтә алуына чиксез сокландык!
«Үлгәнче яшәгез!» бүлегендә «Аулак өй»ләр үткәрү, яшь парлар өчен өмә белән “дуен кирпече” әзерләү, “дуен кирпече”ннән өйләр төзү, кышка таба исә кунак мәҗлесе үткәрү тәртипләре тәфсилләп сурәтләнә.
«Телеграмм баганасы чәчәк аткач кайтабыз» бүлегендә исә нәни галимнең, җиде айдан башлап, әнисе белән бертуган Нурулла абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсүе, ак яулыклы Нуриҗамал әбисе турындагы истәлекләре барлана.
«За Нуркай!» бүлегендә “Боз озату” йоласы, солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның кыю гамәле тасвирлана.
 “Урман” бүлегендә  тәрбиягә алган әтисенең күрше хатынына йортка кер­үе, кабат әйләнеп кайтуы, Бөек Ватан сугышы ивалиды булуына карамастан, бик уңган балта  остасы булуы, бригада җитәкләп, алты яшьлек улын да ияртеп, Олы Тархан районында агачтан йортлар, биналар төзеп йөрүе, дәвамлы яңа мәхәббәт тарихы турында бәян ителә; нәни якташыбызның шунда беренче тапкыр чын урманны күреп, аның мәһабәтлегенә сокланауы сурәтләнә.
“Авылым мәзәкләре” бүлегендә Назыйм әбзәй, Егор дәдәй, Фәизләр белән булган юмористик вакыйгалар сөйләнелә.
  “Пәкең кая” бүлегендә Нәҗипнең югалып калмавы, ятимлек ачысы,  Фәниянең чын дуслыгы, укытучыларның мәрхәмәтлелеге чагылып үтә.
“Яшьлегем  хатирәләре”н  укучыларым белән укыгач,  аны әдәбият теориясенә нигезләнеп анализлагач,  түбәндәге нәтиҗәгә килдек:

  • Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” исемле повесте стилендәрәк язылганга күрә, “Яшьлегем хатирәләре”н без кечкенә күләмле повесть дип атадык. Чөнки ул гади истәлекләрдән аермалы буларак, сурәтләү чараларына бик бай, хикәядән аермалы буларак, катнашучылары күп.

  • Зыялы галимебезне яңа яктан ачтык.

  • Күренекле якташыбыз Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов проза өлкәсендә дә Әмирхан Еникиләр, Мөхәммәт Мәһдиевләрнеке кебек көчле телле.

  • Сабый чагыннан ук кул арасына кергән, хезмәт чыныгуы алып үскән.

  • Сабый чагыннан ук табигатьнең матурлыгына самими рәвештә, күңеле һәм йөрәге белән соклана белгән.

  • Мәктәптә уку алдынгысы, тәртипле укучы булган.


“Яшьлегем  хатирәләре”ндә гаиләгә җитди караш, гаиләне саклау проблемасын да күрәбез.

  • Сизгер галим, үткен телле язучы, җылылык-салкынлык контрасты аша геройларның холкын чагыштырып бирә: гаилә җанлы Камал, тизрәк сөекле хатынын күрү өчен, бозлы суга сикерүдән дә тайчынмый; ә Абдрахман, Нурулла кебекләр җылы өйдән дә чыгып киткәннәр.

  • Рәхәт тормыш эзләп, гаиләләрен ташлап китүчеләр матур тормышка ирешә алмыйлар; әнисен, ике баласы белән хатынын ташлап, төп йорттан чыгып киткән Абдрахман, читтә үз бәхетен таба алмый, вакытсыз  вафат була; күршегә йортка кергән Нурулла яңадан үз хатыны янына әйләнеп  кайта.

  • Нинди генә кыенлыклар булса да, тәрбиягә алган баласын ташламаган Бибинур безнең күз алдыбызга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле, шәфкатьле, тыныч холыклы булып килеп баса. Бу олы йөрәкле татар  хатыны бездә тирән ихтирам, чиксез соклану хисләре тудыра.


Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның “Яшьлегем  хатирәләре”ндә Кече Чынлы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне әлеге истәлекләр.  Нәни якташыбызның ятимлекнең бөтен ачысын татыган мизгелләрен; әтисенең, судлашып, гаиләсен ташлап китү вакыйгаларын укыганда; күзләребез яшьләнде; солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның «За Родину, за Сталина, за Нуркай!» – дип, бозлы суга сикерүеннән, Егор дәдәйнең ураза тоту вакыйгасыннан көлке хисләре туды.
Ятимлек ачысын үз йөрәге аша үткәргән якташыбыз Җәүдәт Абдулла улы  Хөсәенов: “Кеше гомере аккан суга тиң... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карар­га һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә”,  – дип, гомернең, гаиләнең, кешеләрнең,  табигатьнең кадерен белергә, аларны сакларга чакыра төсле...
Әсәрдә туган якка, аның  халкына, табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, яшь буынга экологик тәрбия бирү теләге ярылып ята.  Менә кайдан килә икән ул хисләр һәм  тойгылар! Бик тирәннән, сабый чактан ук, туган җир җылысын җыйган күңел төпкеленнән!
Гаять акыллы галимебез, кадерле якташыбызга, талантлы, нечкә хисле язучыбызга, ихлас күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез! Тырышлыгының  әҗере олы булуын теләп калабыз.
Хөрмәтле “Мәйдан” журналы редакциясе! Якташыбызның балачак истәлекләрен  затлы журналыгызда бастырып дөньяга чыгарганыгыз өчен, без бик рәхмәтле булып калабыз. Киләчәктә редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм  тагын да зур иҗади уңышлар теләп калабыз.
 
 

Комментарийлар