Логотип «Мәйдан» журналы

Җырчы Алсуның күптәнге хыялы тормышка ашкан

 Бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итүче җырчы Алсу дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе - Абу-Дабидагы Зәйд шәех мәчетендә булган. Фото: https://www.instagram.com/alsou_a/Әлеге шатлыкл...

 
Бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итүче җырчы Алсу дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе - Абу-Дабидагы Зәйд шәех мәчетендә булган.
329160-innerresized600-400-5a5e5b70ee6ec Фото: https://www.instagram.com/alsou_a/
Әлеге шатлыклы вакыйга белән җырчы үзенең Instagramдагы битендә уртаклаша. Алсу "күптәнге хыялымны тормышка ашырдым", дип язып куйган. Һәм хәзер "күңелем тынычланып һәм җаныма рәхәт булып калды" дип үзенең хисләренбелдергән.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салучы һәм аның беренче президенты Зәйд ибн Солтан ан-Нахаян шәех исеме белән аталган бу мәчет - дөньядагы иң зур алты мөселман гыйбадәтханәләренең берсе.
Мәчеткә керү ирекле, нинди дин тотуына карамастан, теләгән бар кеше анда керә ала. Бу хакта Islam-today яза.

Комментарийлар