Логотип «Мәйдан» журналы

Җитештерүчеләр суны шешәгә краннан тутыра һәм сатуга чыгара

Көннәрнең кызу торуы кибеттәге су һәм сок киштәләренең бушавына китерә. Эсседән сусаган кешеләр су-сок шешәләренең этикеткаларындагы язуларга игътибар да итеп тормыйлар. Ә аларны укып тору кирәк микән...





Көннәрнең кызу торуы кибеттәге су һәм сок киштәләренең бушавына китерә. Эсседән сусаган кешеләр су-сок шешәләренең этикеткаларындагы язуларга игътибар да итеп тормыйлар. Ә аларны укып тору кирәк микән соң?


picture245
Хәзер күпчелек гаиләләр краннан аккан суны термик эшкәртүдән соң гына куллана. Ә эчәр өчен, гомумән, шешәләргә салынган суны сатып алабыз.
Шифалы минераль сулар

Мондый суларны күбрәк даруханәләрдә саталар, шулай да кибеттә дә аларны очратырга була, мәсәлән, "Ессентуки", "Боржоми" һ.б.  Дәвалану өчен кулланылырга тиешле әлеге суны көн саен эчәргә ярамый. Аны врач күрсәтмәләре буенча гына кулланырга мөмкин.

Минераль су

Әлеге су җир асты чыганакларыннан алынган һәм эшкәртү үтмәгән була. Шунлыктан андагы тозларда да бернинди үзгәреш булмый. Шул ук вакытта аларда минеральлек 1 литрга 1 граммнан артмаска тиеш.
Эчәргә яраклы су
Әлеге су беренче һәм югары категорияләргә бүленә. Икесе дә күрсәткечләре буенча сәламәтлек өчен куркынычсыз. Югары категорияле суга, беренче категориялесеннән аермалы буларак, макро һәм микро элементлар кушылмасына карата таләпләр катырак.
Эчәргә яраклы су җир асты яисә җир өстендәге чыганаклардан да, суүткәргеч торбалар челтәреннән дә алынган булырга мөмкин.
ГОСТ буенча һәртөрле сатылучы суның этикеткасында төп химик кушылма күрсәткечләре бирелгән булырга тиеш.

 
Чыганак: http://v-chelny.ru


 

Комментарийлар