Логотип «Мәйдан» журналы

Илһам Гомәров: Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Гали Чокрый иҗатының тулысынча татар телендә булуын әйт...

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Гали Чокрый иҗатының тулысынча татар телендә булуын әйтте.
«Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә. Бүген без башкорт теле дип белгән телдә бер генә җөмләсе дә юк. Аерым бер башкорт белгечләре „татар телендә язган“ дигән сүзне кулланмас өчен әллә нинди „хикмәтле“ аңлатмалар бирәләр: татар телендә түгел, Идел буе төрки телендә язган диләр. Шул ук вакытта „Идел буе төрки теле урта гасырлар яки XIX йөз әдәби татар теленнән кайсы ягы белән аерылып тора соң?“ дигән сорауга беркемнең дә аңлаешлы җавап биргәнен әле очратканыбыз юк», — диде Илһам Гомәров.

XIX гасыр әдибе һәм шагыйре Гали Чокрыйның күпчелек әсәрләре китап булып Казанда басылып чыккан.
«Бер әсәре — „Фасс әл-әхйар“ ягъни „Изгеләрнең йөзек кашы“ исемлесе генә гарәп телендә язылган. Анысы суфичылыкта зикер әйтүгә мөнәсәбәтле дини-фәлсәфи эчтәлекле трактат», — дип сөйләде галим.
 

Фото: Салават Камалетдинов 


https://tatar-inform.tatar/news/society/19-01-2021/il-am-gom-rov-gali-chokryyny-i-aty-tulysyncha-tatar-telend-5800131

Комментарийлар