Логотип «Мәйдан» журналы

«Ил мәйданы» әдәби очерклар конкурсы нәтиҗәләре

Әдәби очерклар конкурсының җиңүчеләре билгеле.

«Мәйдан» журналы редакциясе ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге белән берлектә татар әдәбиятын, матбугатын ватанпарвәр рухтагы яңа әсәрләр белән баету, каләм әһелләрен иҗатка кызыксындыру, татар телендә иҗат итүче яңа авторларны барлау максатында «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очеркларга конкурс игълан иткән иде. Бәйгегә Башкортстаннан һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән егермегә якын әсәр килде. Алар журнал битләрендә басылып килә. Түбәндәге авторлар җиңүче дип табылды, тәбриклибез!

I   урын –  Гөлназ Нуриева («Аяк астында җир убылмасын»),

II  урын –  Гөлүсә Батталова («Ачыш»),

III  урын – Лилия Фәттахова («Нәсел башы Атил-Алыпта»),

                   Рәмзия Габделхакова («Батырлык чакрымнары»).

Комментарийлар