Логотип «Мәйдан» журналы

Игътибар үзәгендә – татар гаиләсе

24 август көнне Иске Татар бистәсендә (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак.

2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел 12 нче тапкыр узачак һәм Гаилә елына багышланачак: шәҗәрә төзү буенча остаханәләр дә, XX гасыр башы татарларының гаилә гореф-гадәтләре турында лекцияләр дә, туй сурәтләре күргәзмәсе дә, хәтта тиз танышулар (speed dating) да булачак.

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, журнал архивларын уку, фотоаланнар, чәй әчү йоласы, кино, заманча татар музыкасы һәм «СалаваTik» балалар төркеменең концерты, татарча өстәл уеннары һ.б. чаралар каралган.

Гаилә елы уңаеннан фестивальнең оештыручылары «Туй күлмәге» флешмобын игълан итте. Теләгән һәркем үз әти-әнисенең, әби-бабаларының яисә үзенең милли киемле туй фотосурәтләрен җибәрә алды. Татарстанның халык язучысы Ләбиб Лерон, танылган журналист Искәндәр Сираҗи һәм режиссер Илшат Рәхимбай да үзләренең туй фотоларын җибәрде. Фестиваль вакытында төрле еллардагы туй фотосурәтләреннән экспозиция оештырылачак.

«Ялкын» журналы белән берлектә татар яшьләре өчен тиз танышулар оештырылачак.

Үзенең 35 еллыгын билгеләп үтүче «Идел» журнал архивларын уку белән интерактив тәкъдим итәчәк. Журналның узган ел саннарында ирек, мөнәсәбәтләр һәм гаилә темасына мәкаләләр бастырылган. Бергәләп бу мәкаләләрне укырбыз һәм алардан өзекләр турында фикер алышырбыз.

Быел фестивальне оештыручылар балаларны татар телендә тәрбияләү темасына аерым игътибар бирделәр. Лекторий вакытында гаиләдә татар телен ничек саклап калу турында моназара (дискуссия) оештырылачак. Ярминкәдә татар телендә төрле уеннар һәм балалар китаплары тәкъдим ителәчәк. Татарча өстәл уеннары буенча аерым турнир оештырылачак.

Быелгы фестивальнең төп темасы – татар гаиләсе. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә үз шәҗәрәңне өйрәнүне кайдан башларга, узган гасыр татар гаиләләренең көнкүрешен ничек коруын белергә мөмкин булачак.

Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин. Татар дизайнерларыннан тыш, фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле бер традициягә әверелде.

Чарада төрле остаханәләрдән торган аерым балалар мәйданчыгы эшләячәк. Фестиваль вакытында балалар өчен шулай ук «СалаваТik» балалар төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Чәй мәйданы XIX-XX гасырлар чорындагы татар көнкүреше стилендә бизәләчәк. Татар милли киемен кигән һәрбер гаиләне бушлай шәрык тәм-томнары белән сыйлаячаклар.

Фестиваль барышында тематик фотоаланда истәлеккә гаилә фотосурәтләре ясарга һәм үләннәр белән чәй әзерләү осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак – монда татар чәй эчү йоласы буенча остаханәләр узачак.

«Печән базары» фестивале Айнур Әскәровның «Семья года» («Ел гаиләсе») нәфис фильмын карау һәм заманча татар музыкасы концерты белән тәмамланачак.

 «Семья года» («Ел гаиләсе») комедиясе бурычларга баткан күп балалы Рәхмәтуллиннар гаиләсенең иске микроавтобуста «Ел гаиләсе» бәйгесенә баруы турында сөйли. Алар, конкурсның төп бүләге гаиләне җимерелүдән коткаруына ышана. Фильм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Алтын талинка» Төбәкара кинопремиясе каталогыннан тәкъдим ителгән.

Концертта Рәдиф Кашапов, Муса Гаянов, Al Su, Elina, Азат Гыймадиев һәм lunami чыгыш ясаячак.

АЧЫК ҺАВАДА «АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ»

Лекторий аланы яшь татар гаиләләрен кызыксындырган актуаль темалар күтәреләчәк:

12:00–13:00 «Татар әниләр клубы» һәм «Сөембикә» журналыннан лекция-моназара (дискуссия): «Гаилә кыйммәтләренең һәм гореф-гадәтләрнең бала үсешенә йогынтысы»

Лектор: Нуршат Галимова, нейрокоуч, нейропсихолог

Модератор: Динара Әхмәт – «Татар әниләр клубы» проекты авторы

13:00–14:00 Лекция: «Гаилә һәм нәсел тарихы турында китап язу»

Лектор: Рәшид Амишов – тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче

14:00–15:00 ХХ гасыр башында татар гаиләсе

Лектор: Илдар Шәфыйков – тикшеренүче, «Байки от бабайки» Telegram каналы авторы

15:00–16:00 Моназара (дискуссия): «Гаиләдә татар телен саклау ысуллары»

Модератор: Рәдиф Кашапов.

Сөйләүчеләр: Айсылу Лерон – Казан шәһәре Башкарма комитетының милли бүлек җитәкчесе, Рәүф Хәсәнов – Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе, эшмәкәр. Гөлфия Хәсәнова – хуҗабикә, дүрт бала анасы. Илдар Шәфыйков – бәйсез тикшеренүче, «Байки от бабайки» Telegram каналының авторы һәм Динә Гатина-Шәфыйкова – татар киеме тарихчысы, этнограф. Миләүшә Закирова – татар мәдәниятен сөюче креатив ана.

16:00–17:00 «Идел» журналы архивларын уку белән интерактив.

Элекке елларда «Идел» журналы битләрендә ирек, мөнәсәбәтләр һәм гаилә темаларына мәкаләләр басылган. Бергәләп бу мәкаләләрне укыйбыз һәм фикер алышабыз.

Модератор: Рәфидә Галимҗанова.

Урын: Кабан күле яр буе (Камал театры ягыннан төшү)

ФОТОКҮРГӘЗМӘ «ТУЙ КҮЛМӘГЕ»

Фестивальнең оештыручылары «Туй күлмәге» флешмобын игълан итте. Теләгән һәркем үз әти-әнисенең, әби-бабаларының яисә үзенең милли киемле туй фотосурәтләрен җибәрә алды. Татарстанның халык язучысы Ләбиб Лерон, танылган журналист Искәндәр Сираҗи һәм режиссер Илшат Рәхимбай да үзләренең туй фотоларын җибәрде. Фестиваль вакытында төрле еллардагы туй фотосурәтләреннән экспозиция оештырылачак.

12:00–22:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ТИЗ ТАНЫШУ

Тиз танышу, ягъни speed dating – кешеләрне бер-берсе белән таныштыру максаты белән оештырылган кыска очрашулар форматы. Теләгән һәр кеше әлеге очрашу ярдәмендә берничә кеше белән танышып, үзенә яңа танышлар, дуслар таба ала. Кыска вакыт эчендә алар үзләре теләгән темаларга аралашып бер-берсе турында күбрәк белә алачаклар. Чараны татар телендә «Ялкын» журналыннан дусларыбыз алып барачак!

18:30–19:00

Урын: Кабан күле яр буе (Камал театры ягыннан төшү)

ФОТОАЛАН

Фестиваль барышында берничә тематик фотоалан оештырылачак: Татарстан Милли музееннан татар милли киемле һәм «Шәрык клубы»ннан – XX гасыр башы стилендә.

Фестивальнең төп фотоаланы Мәрҗани урамындагы чәй аланында урнашачак. Аны Bakcha үлән чәен җыю һәм гаЧӘЕп бүләкләр булдыру гаилә остаханәсе белән «Болгар керамика» татар савыт-саба бренды оештырачак.

12:00–22:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ТАТАРНЫҢ ЧӘЙ ЭЧҮ ЙОЛАСЫ

Монда ук татар чәйханәсендә көн дәвамында татарның чәй эчү йоласы һәм этикеты буенча остаханәләр оештырылачак. Кабан күленә карап, татарлар өчен традицион үләннәр һәм киптерелгән җиләкләр белән хуш исле татар чәеннән авыз итеп булачак. Фестивальгә Татар киемендә килүче гаиләне ШАХ group ширкәте пәхләвәсе белән сыйлаячаклар.

13:00 Ат, хатын һәм чынаяк. Лекция. Лектор: Динә Хәбибуллина – тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче.

15:00 Татар чәен ясау һәм татарның чәй эчү йоласы буенча остаханә. Алып баручы: «Честные травы «Зайнаб» брендының нигез салучысы Ләйсән Сираева (Уфа). Остаханәгә килгән һәр кеше азакта үзе туплаган тәмле үлән чәен алып китәчәк.

17:00 Татарның чәй эчү йолалары. Bakcha үлән чәен җыю һәм гаЧӘЕп бүләкләр булдыру гаилә остаханәсенә нигез салучы Гүзәлия Һадиевадан лекция.

12:00–22:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Татарстан районнары, Уфа, Пермь, Новосибирски, Төмән, Киров, Оренбур, Самар, Кәтринбур, Сочи, Түбән Новгород, Мәскәү һ.б. төбәкләрдән барлыгы 80ләп дизайнер катнашачак. Татарча заманлаштырылган киемнән тыш, биредә татар телендә өстәл уеннары, балалар өчен китаплар, танылган зәңгәр шәл, чигүле татар сөлгеләре, зәркән эшләнмәләре, сувенирлар, күннән һәм текстильдән эшләнгән әйберләр, Идел буе Болгарының төп һөнәрләренең берсе булган керамик әйберләр, шулай ук татар милли стилендә интерьер әйберләре сатып алырга мөмкин булачак.

12:00–22:00

Урын: Кабан күле яр буе, Шиһабетдин Мәрҗани урамы

МИЛЛИ МУЗЕЙ МӘЙДАНЧЫГЫ

Икенче ел рәттән «Печән базары» фестивалендә ТР Милли музее үз мәйданчыгын булдырачак. Биредә фестиваль кунакларын лекцияләр, Иске Татар бистәсе буйлап экскурсияләр, остаханәләр, квиз (интеллектуаль уен), балалар өчен уеннар һ.б. көтә. Монда ук Милли музей экспонатларына нигезләнгән эксклюзив сувенирлар һәм аксессуарлар сатып алырга һәм татар милли киемендә фотосессия ясарга мөмкин булачак.

12:00 Татар бизәнү эшләнмәләре. Остаханәсе

12:00 Бәхет лаләсе. Күннән асма бизәк эшләү остаханәсе

12:00 «Иске Татар бистәсе гаиләләре». Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия

13:00 «Шәриф Камал “галәмендә” хатын-кызлар» лекциясе. Лектор – Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин

14:00 Иске Татар бистәсе татарлары. Иинтеллектуаль уен

15:00 Экскурсия по Старо-Татарской слободе на русском языке

15:00 Гарәп каллиграфиясе буенча остаханә

15:40 «Салих Сәйдәшев: бөек композиторны үстергән гаилә» лекциясе. Лектор – Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев

16:30 Түгәрәк уен. Балаларны татарларның тарихи уеннары белән таныштыру һәм уйнау

16:30 «Казан мәчетләре» экскурсиясе

18:30 Татарча чәй эчү йоласы. Лекция-чәй эчү

12:00-19:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ШӘРЫК КЛУБЫ МӘЙДАНЧЫГЫ

«Печән базары» фестивале кысаларында беренче тапкыр «Шәрык клубы» интерактив музее үз мәйданчыгын булдырачак. Көн дәвамында фестиваль кунакларын татар театры тарихы белән таныштырачаклар, Шәрык клубына татар театры тарихы буенча бушлай экскурсия оештырылачак, шулай ук Камал театры түбәсенә экскурсиягә билетлар уйнатылачак. Биредә үк XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы интерьерларында аерым фотоалан оештырылачак.

12:00–19:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ТАТАР ӨСТӘЛ УЕННАРЫ

Быел «Печән базары» фестивале кысаларында татар телендә «Уен тукталышы» өстәл уеннары мәйданчыгы оештырылачак: Сак булыгыз! Киләсе станция – уеннар.

Модератор – Зәринә Нигъмәтҗанова.

Биредә теләүчеләр Татар мифологиясе буенча «Карурман» уененда үз көчләрен сынап карый алачак. Уенның максаты – йоклар алдыннан Шүрәле һәм Су Анасы турында әкиятләр сөйләгән балачакны искә төшерү. Балалар очрагында исә аларны татар мәдәнияте белән кызыксындырырга һәм яшь буынның халкыбызның элекке көнкүреше турында хәбәрдарлыгын арттырырга.

Уеннарны Карурман (Казан), Милли хәзинә (Кәтринбур) һәм Уен.татар (Казан) брендлары тәкъдим итәчәк.

Монда ук теләүчеләр татар өстәл уеннарын сатып ала алачак.

12:00–20:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле яны

ОТТЫРЫШСЫЗ ЛОТЕРЕЯ

Быел «Печән базары» фестивале кысаларында лотерея оештырылачак! Фестивальдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегенә багышланган «Идел» яки «Ялкын» журналы номерын алучы һәркемне «Печән базары» маркетында катнашучы дизайнерлардан бүләкләр көтә.

12:00–20:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы башы

ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ

Быел беренче тапкыр «Печән базары» кысаларында Мәрҗани мәчете һәм Kilen нигез салган «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале «Амаль» финанс йорты белән бергә дә үз мәйданчыгын булдырачак. «Шәҗәрә бәйрәме»нең төп бурычы – гаилә традицияләрен торгызу һәм саклау, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңлауны формалаштыру. «Шәҗәрә бәйрәме» фестиваленең символы булып бөтен ыруг истәлеген гәүдәләндерүче шәҗәрә агачы булып тора.

Шәҗәрә бәйрәме мәйданчыгында чәй дастаны булдырылачак, каллиграфия остасы гарәп графикасы белән татар исемнәрен язачак. Монда ислам финанслары буенча киңәшләр алырга мөмкин булачак. Көн дәвамында тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче Рәшид Амишов мәйданчык кунакларына шәҗәрә төзү буенча киңәшләр бирәчәк.

12:00–20:00

Урын: Шиһабетдин Мәрҗани урамы (Мәрҗани һәйкәле каршы)

КОНЦЕРТ

Кич белән заманча татар музыкасы концерты булачак. Бер сәхнәдә Yummy Music лейблы резидентлары Рәдиф Кашапов, Муса Гаянов, AlSu, Elina, Азат Гыймадиев һәм lunami чыгыш ясаячак.

19:00 Рәдиф Кашапов

19:15 Муса Гаянов

19:25 Al Su

19:40 Elina

19:55 Азат Гыймадиев

20:10 lunami

19:00–20:30

Урын: Кабан күле яр буе (Камал театры ягыннан төшү)

КИНО

«Печән базары» фестивале Айнур Әскәровның «Семья года» («Ел гаиләсе») нәфис фильмын карау белән тәмамланачак.

«Семья года» («Ел гаиләсе») комедиясе бурычларга баткан күп балалы Рәхмәтуллиннар гаиләсенең иске микроавтобуста «Ел гаиләсе» бәйгесенә баруы турында сөйли. Алар, конкурсның төп бүләге гаиләне җимерелүдән коткаруына ышана. Фильм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») Төбәкара кинопремиясе каталогыннан тәкъдим ителгән.

20:30–22:00

Урын: Кабан күле яр буе (Камал театры ягыннан төшү)

Фестивальнең барлык чаралары да татар телендә уза. Керү ирекле

«Печән базары»ның оештыручысы – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Фестивальнең партнерлары: ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе, «Түбәтәй» ширкәте, «Салават күпере», «Сабантуй», «Идел», «Ялкын», «Сөембикә» журналлары, Yummy Music, ТР Милли музее, «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») Төбәкара кинопремиясе, «Время кино» кинопроектларга ярдәм итү һәм кино чараларын оештыру дирекциясе, «Амаль» финанс йорты, Шәҗәрә бәйрәме фестивале, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы, Әниләр клубы, Sabr мөселман бренды, ШАХ GROUP Баклава.

«Печән базары» фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышланган иде. Фестивальнең максаты – XX гасыр башы, ягъни Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мәчете янында урам ярминкәсе оештырыла. Ярминкәдә катнашучылар өчен дресс-код кертелә – киемдә ул чордагы шәһәр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була. Бу урын очраклы гына сайланмаган – Печән базары төрле товарлар сату урыны гына түгел, ә Казан татарларының очрашу һәм бер-берсе белән аралашу, яңалыклар белән танышу һәм аралашу урыны да булган, ягъни Печән базары Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге булган. Ярминкәдә катнашучыларның барысына да дресс-код кертелде – киемнәрдә ул чор шәһәр халкының татар милли киемнәре элементлары булырга тиеш.

Хөрмәтле матбугат вәкилләре!

Аккредитация өчен сездән корреспондентның ФИО, матбугат чарасының исемен, телефон һәм электрон почта адресын pechan.bazar@mail.ru адресына җибәрүегезне сорыйбыз.

Барлык сораулар буенча, шулай ук фестивальнең оештыручылары һәм катнашучылары белән интервьюлар оештыру өчен:

Гөлназ Бәдретдин +7 927 430-68-82

Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Безнең социаль челтәрләр:

https://vk.com/pechenbazar

https://t.me/tatardesign_official

Галерея

Комментарийлар