Логотип «Мәйдан» журналы

Гыйнвар пенсияләрен кайчан түлиләр?

Россия Пенсия фонды гыйнвар пенсияләрен түләү тәртибе турында аңлатты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.Пенсия фонды 2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый...

Россия Пенсия фонды гыйнвар пенсияләрен түләү тәртибе турында аңлатты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.pensiya30
Пенсия фонды 2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый башлады. 25 декабрьдән башлап Пенсия фонды бүлекләре акчаларны «Россия почтасы»на, 28 декабрьдән — кредит оешмаларына күчерә.
Пенсиясен банк аша алучыларга гыйнвар өчен акчаны 29 декабрьдән күчерә башлыйлар. Пенсиясен 3нче числода алучыларга акчаны 29 һәм 30 декабрьдә китерәчәкләр. 4 гыйнвардан башлап, түләүләр гадәти график буенча була, диелә хәбәрдә.
«Ел азагына кадәр Пенсия фонды гыйнварның бәйрәм көннәре өчен барлык түләүләрне дә финанслаячак», дип өстәгәннәр Пенсия фондында.
 

Фото: "Татар-информ" архивы


https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-12-2020/gyynvar-pensiyal-ren-kaychan-t-lil-r-5796058

Комментарийлар