Логотип «Мәйдан» журналы

Галәмгә Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәре очкан

Щелковода ТРның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәрдәше, хәзерге вакытта кораб командиры, МКС-49/50 экспедициясенең борт инженеры – «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков белән очраш...

Щелковода ТРның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәрдәше, хәзерге вакытта кораб командиры, МКС-49/50 экспедициясенең борт инженеры – «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков белән очрашкан. Бу хакта ТР Бөгелмә районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Clipboard51 (2)
Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган, ул әләмнәр хәзер космонавт белән бергә галәмдә,
«Әйе, ул Бөгелмәдә бераз яшәде, биредә аның дуслары, танышлары калды, шуңа да вакыт-вакыт ул бирегә кайтып китә. Без алдан сөйләшеп куйдык, очыштан соң Сергей Рыжиков, һичшиксез, Бөгелмәгә кайтырга вакыт табачак. Кичә смс-хәбәр аша мин аңа уңышлы очыш теләдем. Ул аңа хәерхаклы булган өчен бөтен республикага рәхмәтен җиткерде», – ди район башлыгы Линар Закиров.

Комментарийлар