Логотип «Мәйдан» журналы

«Гаилә» мәчетендә «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе игълан ителде

Казанның «Гаилә» мәчете Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен игълан итә. Ул шулай ук Россиядә халык санын алу һәм Идел буе Болгарста...

Казанның «Гаилә» мәчете Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесен игълан итә. Ул шулай ук Россиядә халык санын алу һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла. gaile-mechete
«Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесендә Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче һәрбер теләгән кеше катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Конкурс мөселманнар, туганнар арасында күркәм холык, иман, әдәп, тәкъвалылык сыйфатларын тәрбияләү, эзләнү эше үткәрү нәтиҗәсендә үгет-нәсыйхәт, әманәт, киңәш итү, нәсел тарихын, яшәү кагыйдәләрен барлауны максат итеп куя.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар татар телендә булырга тиеш. Яхшы дип табылган эшләргә газета битләрендә бастырылу хокукы бирелә. Катнашучыларның барысына да сертификат тапшырыла. Эш таләпләренә кагылышлы өстәмә мәгълүматны әлеге сылтама аша табып була.
Бәйгегә эшләрне электрон вариантта gailya.mechet@gmail.com электрон почтасына юлларга мөмкин. Кәгазьдә бастырылган эшләрне һәм флешкага яздырылган видеоларны тапшыру өчен адрес: 420025, Казан шәһәре, Җ.Фәйзи урамы, 2 нче йорт (почта аша юллау яисә мәчеткә шәхсән алып килү мөмкин).
Бәйгегә эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала. Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 23-06-62 (мәчет); +79869206210 (Люзия Шәмсиева, оештыру комитеты җитәкчесе).


Фото: http://dumrt.ru/ 


https://tatar-inform.tatar/news/religion/09-02-2021/gail-m-chetend-vasyyatnam-kil-se-buynnarga-yter-s-z-b-ygese-ig-lan-itelde

Комментарийлар